«Китапханәгә рәхим итегез!»: экскурсия-чакыру (6+)

7 февраль көнне беренче сыйныфлылар 13 нче санлы китапханәгә беренче экскурсиягә чакырылды. Балалар абонемент, уку залы, китапханә һәм китап фондын куллану кагыйдәләре белән танышты. 

экскурсия
13ф экскурсия 2
13ф. экскурсия

Экскурсия барышында балалар фондта китапларның ничек урнаштырылуы, белешмә басмалар белән ничек эшләргә икәнлеге, китапханәнең балалар өчен нинди журналлар яздырып алдыртуы турында белде. Китапханәче китапханәләрнең кыскача тарихын сөйләде, китапханәгә ничек язылу, китапларны күпме вакытка алып торырга, куллану вакытын ничек озынайтырга мөмкинлеге турында мәгълүмат бирде. 

Балалар бик теләп биремнәр үтәде: китап киштәләрендә автор китапларын тапты, тармак әдәбияты фондында бирелгән тема буенча китаплар эзләде. Гомумән, фондта ориентлашырга өйрәнделәр. Зур кызыксыну белән китапларның персонажларын, әсәрләрнең авторларын таныдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.  

Яшь китап сөючеләргә «Три кота» («Библиотека» сериясе) мультфильмы бик ошады. Аны караганнан соң, барысы бергә китапханә кагыйдәләре турында фикер алышты. 

Беренче сыйныф укучыларын китапханәдә мавыктыргыч экскурсияләрдә көтеп калабыз. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: